Табиб коронавирус инфекциясенең яшерен куркынычлары турында сөйләде
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең Диабет институты директоры Марина Шестакова коронавирус инфекциясенең яшерен куркынычлары турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Белгеч билгеләп үткәнчә, коронавирус ашказаны асты бизенә тискәре йогынты ясый, шунлыктан COVID-19 белән авырган кешеләрдә диабет барлыкка килү куркынычы арта. Эндокринолог пандемия чорында физик активлык кимү аркасында симерүне икенче яшерен куркыныч дип атады. Читать дальше...