Яшел Үзәннең җиде авылында балалар мәйданчыклары төзелә
(Яшел Үзән, 15 ноябрь,"Татар-информ», « Яшел Үзән »). «Яшел Үзән» районының җиде — Олы Ачасыр, Акъегет, Мулла Иле, Норлат, Бишнә, Күгеш һәм Әйшә авыл җирлекләрендә дәүләт программасы нигезендә балалар мәйданчыклары төзелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге программа бу эштә җирлекләрне финанс яктан 79 процент тәэмин итә, ә калган 21 процентны алар үзләре табарга, ягъни,иганәчеләрне җәлеп итәргә тиеш булып чыга. Кем ничек булдыра инде, барыбер бернигә карамый, җиренә җиткереп, башкарып чыгарга кирәк. "Бездә мәйданчык мәктәп янында, өмә формасында, авыл халкы хезмәте белән төзелә, рәхмәт күгешлеләргә, Күп калмады инде, якын арада җиңәрбез дип торабыз. Тагын ике машина вак таш кирәк, анысы бүген-иртәгә булачак", -.ди Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин. Ә җиһазларны, 16 төрле булачак дип ышандырдылар. Подрядчы аларны шушы атнада куярга тиеш. Аннары, язга чәчәкләр утыртыласы түтәлләр өчен туфрак кына җәясе кала. Киләсе 2021 ел сметасына кертелгән, спорт мәйданчыгы да барлыкка киләчәк. Күп функцияле үзәк тә биредә, шулай итеп, авылда барлык хезмәт күрсәтү һәм күңел ачу учакларын бер урынга туплаган тулы бер комплекс барлыкка киләчәк.