Әлки районында халык җыеннарында үзсалым мәсьәләсен хәл итәләр
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында гражданнар җыеннары башланды, анда үзсалым мәсьәләсен хәл итәләр. Бу турыда «Алькеевские вести» хәбәр итә. Бу атнада районның торак пунктларында гражданнар җыеннары башланды. Кайбер авыллар җыеннарында район башлыгы Александр Никошин катнашты. Җыелышларда үзсалым акчасын нинди максатларга тоту турында сөйләшәчәкләр. Нигездә акча чүп-чар контейнерлары сатып алуга, урамны яктыртуны яхшыртуга һәм юлларны төзекләндерүгә, су белән тәэмин итү эшләренә тотылачак. Моннан тыш, авылда яшәүчеләр зират, чишмә, парк һәм скверларны төзекләндерергә планлаштыра. Эш күләменнән чыгып үзара салым акчасы күләме билгеләнәчәк.