Татарстанга йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасын төзү чыгымнарын кайтаралар
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанга Казандагы йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын төзүгә 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирделәр. Шул хактагы боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Документта әйтелгәнчә, бинаны төзү һәм җиһазландыруга 1,8 миллиард сум акча сарыф ителгән. Төзелеш эшләре (бина нибары 100 көн эчендә сафка бастырылды) төбәк бюджетыннан бүленгән акчага алып барылды. Яңа корпус 2020 елның августында ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да катнашты.
«12 ноябрьдә узган Хөкүмәт утырышында республика чыгымнарын каплау өчен 1,09 миллиард сум акча бүлеп бирү турындагы мәсьәлә каралды», - диелә РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында чыккан хәбәрдә.
Стационар 232 урынга исәпләнгән, әмма ихтыяҗ булган очракта урыннар саны 500гә җиткерелергә мөмкин. Биредә үпкәне ясалма җилләтү – ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, шулай ук рентгенология, эндоскопия һәм УЗИ-җиһазлары бар. Аерым бинада лаборатория урнашкан.