Зәйдә бу сезонда сигезенче ярминкә булды
(Зәй, 15 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары »). «Зәй» агросәнәгать паркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сезон башыннан бу сигезенче ярминкә. Барлыгы аларда 3 миллион 415 мең сумлык товар сатылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу атнада Александр Бистәсе, Баграж, Бохарай, Югары Шепкә, Югары Мәлем һәм Түбән Биш авыл җирлекләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Ярминкәдә шулай ук Карташов, Ионов, Савгильдин фермерлар хуҗалыклары актив катнашты.
Традиция буенча, зәйлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын һәм ассортиментын беренчеләрдән булып район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марина Захарова һәм башка җаваплы хезмәткәрләр бәяләде.
Район җитәкчелеге карары буенча киләсе ярминкә 21 ноябрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда узачак.