Ольга Павлова: Җанисәп – үзеңне зур илнең бер өлеше итеп аңлау мөмкинлеге ул
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашты. «Җанисәп җитәкчелек өчен дә, халык өчен дә зур сәяси һәм икътисади әһәмияткә ия», — дип белдерде Ольга Павлова. Бу хакта депутатның матбугат хезмәте хәбәр итә. Аның фикеренчә, әлеге чара күз буяу өчен генә үткәрелми. Алынган статистик мәгълүматлар нигезендә дәүләт алга таба ярдәм чаралары һәм социаль программалар исемлеген билгеләячәк. «Мисал өчен, милләтләргә кагылышлы мәгълүматлар нигезендә кайсы төп халыкларның юкка чыгу алдында торуын беләчәкбез һәм алар дәүләт ярдәменә өметләнә алачак», — дип саный депутат. Ул ачыклык керткәнчә, вазгыятьнең тулы картинасын булдыру өчен дәүләткә россиялеләрнең барлык социаль төркемнәре турында мәгълүмат кирәк. «Әйтик, бүгенге көндә ничә кешенең эш эзләвен һәм тагын кайсы территориядә, ничә эш урыны булдырырга кирәклеген аңлау бик мөһим», — диде ул. Ольга Павлова барлык россиялеләрне җанисәптә катнашырга, шул рәвешле дәүләт кабул иткән карарларга йогынты ясарга чакырды. «Иң мөһиме, җанисәп — үзеңне зур илнең бер өлеше итеп аңлау мөмкинлеге ул», — дип сүзен төгәлләде ул. Россиядә халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин җанисәптә беренче көнне үк катнашты.