Камил хәзрәт Сәмигуллин Әбу-Дабиның Гуманитар фәннәр университеты ректорын кабул итте
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтиятендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге Гуманитар фәннәр университеты ректоры Халид әл-Йабхуни җитәкчелегендә делегация килде. Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Халид әл-Йабхуни Казанга «Хәзерге Россиянең фән-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу максаты белән сәфәр кыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мөфти Камил хәзрәт ректорны мөфтиятнең эшчәнлеге, төп юнәлешләре, казанышлары, татар халкында ислам дине таралу тарихы белән таныштырды. Ислам гыйлеме һәм гарәп теле докторы аеруча Татарстанда мөселман мәгариф системасы, Коръән-Кәримне, рухи мирасны өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге хакында кызыксынды. Нәзарәт тарафыннан фундаменталь дәрәҗәдә алып барылган зур эшчәнлек – Коръәнне, татар галимнәре бастырган тәфсирләрне өйрәнү һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын әзерләү, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап дөнья күрәчәк Коръән өстендә эш алып барылуны кунаклар югары бәяләде.
Кунаклар Әбу-Дабиның Гуманитар фәннәр университеты һәм Татарстан мөфтияте арасында якын киләчәктә тормышка ашыру мөмкин булган проектлар, хезмәттәшлек алып бару юллары буенча үз тәкъдимнәре белән чыкты. Камил хәзрәт университет җитәкчелеген “Хозур” нәшрияты бастырган китаплар белән таныштырып, истәлеккә гарәп телле басмаларны бүләк итте.