Рөстәм Миңнеханов: 4 ел эчендә Татарстанда ярты миллион хокук бозу очрагы ачыкланган
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта эшкуарлар тарафыннан законнарны үтәү һәм әлеге процесслар артыннан контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.
«Мондый эшне гамәлгә ашыру дәүләтнең турыдан-туры бурычы булып тора, ул гражданнар мәнфәгатен һәм хокукларын яклау өчен җаваплы. Республикада контрольлек итүдә 16 төбәк һәм 20гә якын федераль хакимият органы эшли. Соңгы өч елда төрле хокук бозулар өчен 120 меңгә якын административ җаваплылык турында беркетмә төзелде » , - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү «Адмирал» базарындагы янгын, «Болгария» теплоходы һәлакәте кебек фаҗигаләргә китерүен искәртте.
«Һәр эшмәкәр санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны, лицензия шартларын, янгын, техник иминлекне һ.б. үтәргә тиеш. Әлеге кагыйдәләрне һәм бурычларны урап узганда, проблемалар эшмәкәрләрнең үзләрендә дә, аларның хезмәтләреннән файдаланучыларда да туа. Соңгы елларда, 2018 елдан 2021 елга кадәр, республикада ачыкланган хокук бозуларның гомуми саны ярты миллионга якынлаша, бу 481 меңнән артык хокук бозу дигән сүз. Салынган штрафлар суммасы миллиард сумнан артып китте. Шундый күп сандагы хокук бозу очракларының сәбәпләрен һәм аларны башкару шартларын анализлау таләп ителә», - диде ТР Президенты.
Ул шулай ук теләсә кайсы дәүләтнең максаты — бизнесны үстерү, аңа ярдәм итү, намуслы эшкуарны тәрбияләү, дип искәртте. «Әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә дәүләт контроле турындагы Федераль закон юнәлдерелгән, ул 2021 елның 1 июленнән үз көченә керде. „Россия Федерациясендә мәҗбүри таләпләр турында“гы закон белән беррәттән, ул үткәрелә торган эш алымнарына үзгәрешләр кертергә ярдәм итәр дип көтәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.