Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Политех» лабораториясендә булды
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Соллерс Форд» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов һәм «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев «Соллерс Форд» компаниясе белән «Алабуга» МИЗ арасында максатчан кадрлар әзерләү турында килешүгә кул куелды. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Аннары Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз» компаниясе белән берлектә электромонтаж лабораториясен ачуда катнашты. Шулай ук республика башлыгы «Алабуга Политех» ассесмент-үзәгенең яңа лабораторияләрен карады һәм «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводында булды.