Рөстәм Миңнеханов Илсур Һадиуллинга мәктәп автобуслары символик ачкычын тапшырды
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов ). Авыл җирлегендә белем бирүнең сыйфаты, транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү, балаларны мәгариф учреждениеләренә алып баруны оештыру — дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп автобуслары ачкычларын тапшыру тантанасында белдерде. «Бүген безнең республикада 810 транспорт чарасы исәпләнә, алар балаларны мәктәпкә 861 маршрут буенча алып бара һәм аларның саны арта бара. Федераль программа ярдәмендә („Мәктәп автобусы“ — Т-и иск.) 120 автобус алу мөмкинлеге туды, аларның 70е бүген үк файдалануга тапшырылачак», — диде Татарстан Президенты. Барлык автобуслар да «Глонасс +112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасының спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган. Заманча ачык сары « Газель»ләр үзләрен пассажирлар өчен ышанычлы һәм уңайлы транспорт чаралары буларак танытты, машиналар балаларны ташу өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, хәзер РФ Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектлар һәм максатлар кысаларында мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Сүз мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы турында да, белем бирү учреждениеләрен җиһазлау, цифрлаштыру турында да, һәм, әлбәттә инде, укучыларны транспорт белән тәэмин итү турында да бара. «Без ил җитәкчелегенә мондый ярдәм өчен ихлас рәхмәт белдерәбез һәм бу транспортның <…> кешеләр иминлеге өчен хезмәт итүен, әти-әниләр үз балалары өчен беркайчан да борчылмауларын телибез», — диде республика җитәкчесе. Татарстан Президенты символик ачкычны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырганнан соң, җавап сүзе белән Мүлмә урта белем бирү мәктәбе директоры Рамил Сәлахов чыгыш ясады. Ул мондый ярдәм нәтиҗәсендә хәтта ерак авыллардагы мәктәп укучылары да ныклы һәм тирән белем ала алачагына ышаныч белдерде. Соңгы өч елда муниципалитетлар автобус паркын яңарту кысаларында 352 яңа мәктәп автобусы алды. Аларның 118е — федераль һәм 234е республика акчалары хисабына. Татарстанның муниципаль берәмлек башлыклары 120 яңа мәктәп автобуслары ачкычларын алды. Транспорт гамәлдәге маршрутларны бушату һәм яңаларын ачу өчен файдаланыла, шулай ук тузган машиналар өлешчә алыштырылачак.