Башкортстанда матурлык салоны, фитнес-үзәкләр һәм мунчага бару өчен QR-кодлар кертелә
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда 18 октябрьдән коронавируска каршы прививка ясатмаган гражданнар өчен яңа чикләүләр үз көченә керә. Шушы көннән башлап кайбер биналарга бару өчен вакцинация турында сертификат, тискәре ПЦР-тест яки моннан алты ай элек коронавирус инфекциясен кичерүне раслаган белешмә булырга тиеш. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Югарыда телгә алынган документларның берсен косметик, массаж һәм SPA-салоннар, матурлык салоннары, солярийлар, мунчалар, сауналар, фитнес-клублар, бассейннар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, шулай ук урыннар саны 50дән артык булган җәмәгать туклануы биналарына барганда күрсәтергә кирәк.
Шул ук вакытта, ПЦР-тест турындагы норма 27 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Әлеге датадан соң гражданнар прививка ясату хакында сертификат яки коронавирус инфекциясен кичерү турында белешмә тәкъдим итәргә тиеш.
Республика территориясендә прививка ясатмаган гражданнар өчен кайбер чикләүләр гамәлгә кертелде инде. Әйтик, 12 октябрьдән вакцинация турында сертификат, тискәре ПЦР-тест яки коронавирус инфекциясен кичерүне раслаган белешмәне сәүдә үзәкләре, музейлар, китапханәләр, театрлар, кино, концерт залларына барганда, шулай ук шәһәрара автобуслардан файдаланганда күрсәтергә кирәк.
Моннан тыш, Башкортстанда прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри үзизоляция кертелде.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда 11 октябрьдән кайбер объектларга бару өчен QR-кодлар һәм прививка ясатмаган өлкәннәр өчен үзизоляция режимы гамәлдә.