Рөстәм Миңнеханов Эшмәкәрлекне үстерү корпорациясе генераль директоры белән очрашты
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация генераль директоры Александр Исаевич белән бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан Кремлендә узган очрашуда эшмәкәрлеккә ярдәм итү, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, цифрлы сервисларны үстерү, шулай ук башка тармак мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Аерым алганда, Александр Исаевич үзе җитәкләгән корпорациянең казанышлары турында сөйләде. «Президент [Владимир Путин] йөкләмәсе булды, без зонт механизмнарын эшләтеп җибәрдек. «Безнең бүгенге көндә пилотта 2,4 млрд сум, уртача процент ставкасы — 9,7 процент», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшеннән Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе үз активларына ияме, дип кызыксынды. Генераль директор бу сорауга уңай җавап бирде.
Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һәм республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.