«Дәүләт хезмәтләре» порталында 2022 елда өч яңа суперсервис барлыкка киләчәк
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте 2022 елда дәүләт хезмәтләре федераль порталында өч яңа суперсервис ачарга планлаштыра. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«2022 елда без тагын өч суперсервисны эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз», — диде Чернышенко.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары сүзләренә караганда, сайтта «Онлайн хезмәт миграциясе» (дистанцион рәвештә вакансияләр эзләү, әңгәмә узу һәм хезмәт шартнамәсе төзү), «Пассажирлар һәм йөкләрне кәгазьсез ташу» (электрон транспорт накладнойлары, электрон юл кәгазьләре һәм йөк ташуга рөхсәт рәсмиләштерү) һәм «Цифрлы төзелеш» (төзелешкә әзерлектән башлап объектларны файдалануга тапшыруга кадәр тулы комплекслы хезмәт күрсәтү) кебек хезмәтләр барлыкка киләчәк.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары киләсе ел бурычларының берсе — дәүләт хезмәтләре порталында инде булган суперсервисларның функционалын киңәйтү, диде. Моннан тыш, РФ Хөкүмәте Дәүләт вузларының 100 процентын диярлек «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисына тоташтырырга ниятли.
«Үзгәрешләр шулай ук „Минем сәламәтлегем онлайн“ суперсервисына да кагылачак — бу Мәҗбүри медицина иминияте системасында иминиятләштерелгән зат сыйфатында исәпкә куелу, Мәҗбүри медицина иминиятенең цифрлы полисын алу, иминият медицина оешмасын сайлап алу һәм медицина оешмасына онлайн беркетү», — дип өстәде Чернышенко.
Вице-премьер «Онлайн пенсия» программасы кысаларында 45 һәм 40 яшькә җиткән барлык ир-атлар һәм хатын-кызлар пенсияләрен алдан исәпләү турында хәбәр итү планлаштырылуын да искәртте.