«Гасырлар авазы — Эхо веков» фәнни-документаль журналның өченче саны дөнья күрде
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт архивы каршында нәшер ителүче «Гасырлар авазы — Эхо веков» исемле фәнни-документаль журналның өченче саны дөнья күрде. Бу хакта журналның рәсми сайтында хәбәр ителә. Журналның яңа санында тиздән булачак җанисәп алдыннан укучылар игътибарына Казан губернасында 1897 елда һәм ТАССРда 1959, 1970, 1979 һәм 1989 елларда үткән халык санын алуга багышланган мәкалә тәкъдим ителә. Басмада, гадәттәгечә, татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә зур игътибар бирелгән. Алар XIX–XX гасырлар чигендә мәхәллә руханилараның вазифаларын төгәлләштерү, 1917 елда Мәскәүдә булган Беренче Бөтенроссия мөселманнары съезды, Краснодар төбәгендә яшәүче татарларның демографик тарихы, беренче татарча шахмат дәреслекләре хакындагы язмалар, шулай ук милләтнең мәшһүр шәхесләренә — гариза биреп тә Көнчыгыш-педагогия институты студенты була алмаган Һади Такташ, күренекле драматург Әхмәт Рахманколый һәм беренче татар композиторы Солтан Габәшигә (130 яшь тулу уңаеннан) багышланган материаллар аша чагылдырыла. Мөселман иҗтимагый фикере үрнәге сыйфатында журналда урта гасыр азәрбайҗан дин галиме Сәед Яхья әл-Бакувиның намаз турында рисаләсе урнаштырылган. Зур төркем мәкаләләр Совет социалистик автоном Татар һәм Чуваш республикалары, Куйбышев өлкәсе һәм хәзерге Татарстанның иҗтимагый һәм сәяси тарихына багышланган. Басмада, шулай ук, быел журнал редакциясе уздырган «Архив фондлары фән һәм төбәкне өйрәнү өчен» исемле республикакүләм конкурста җиңүчеләрнең ике язмасы бирелгән.