Татарстаннан «Бердәм Россия» депутатлары Думада өч комитетны җитәкләде
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары яңа чакырылыш Дәүләт Думасының өч комитеты рәисе булды. Бу хакта партиянең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Олег Морозов Дәүләт Думасының контроль комитеты, Максим Топилин икътисади сәясәт, Елена Ямпольская мәдәният комитетын җитәкләде. Фракция аларның кандидатураларын 2021 елның 7 октябрендә оештыру җыелышында тәкъдим итте.
Искәртеп узыйк, бүген сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышы уза, аны сайлаулар 17-19 сентябрьдә узды. Беренче утырышта Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Татарстан Республикасы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, ул хакимиятнең барлык тармакларының бердәм командада оешкан төстә эшләве Татарстан парламентаризмының мөһим традицияләреннән берсе, республика җитәкчелеге эш стиле булып калуын әйтте.
«Парламент башлыгы республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативаларын алга сөрү мәсьәләләрендә федераль, төбәк һәм муниципаль депутатлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең тырышлыкларын алга таба берләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте», — дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Дәүләт Думасында Татарстан депутациясе - иң күренеклеләрнең берсе. Республика мәнфәгатен Түбән палатада 15 депутат яклый.