«Тәртип» радиосында юридик тапшыру башлана
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгеннән «Тәртип» радиосында «Хокук һәм хаклык» тапшыруы чыга башлый. «Тыңлаучыларга юридик ярдәм күрсәтүче әлеге тапшыруының алып баручысы, юрист Гөлназ Миньязова чакырылган эксперт белән эфир дәвамында шалтыратулар кабул итеп, халыкны борчыган сорауларга ачыклык кертәчәк», — диде радионың PR-белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, тапшыруда адвокатлар, нотариуслар һәм башка белгечләр катнашачак. «Тапшыруның экспертлары арасында адвокатлар, пенсия фонды, салым органы хезмәткәрләре, нотариаль хезмәт вәкилләре булыр дип көтелә», — диде Айсылу Лерон. «Хокук һәм хаклык» тапшыруы һәр сишәмбе 17.15 сәгатьтә туры эфирда барачак. Кабатлау дүшәмбе 14.30 сәгатьтә була. Беренче чыгарылыш бүген 17.15 сәгатьтә эфирга чыга.