Минзәләдә авиаһәлакәттә вафат булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды. «Мемориал аэроклубның административ бинасын янында ясалды. Кешеләр чәчәкләр алып килә, кайгы уртаклаша», — дип сөйләде «Татар-информ»га әлеге вакыйганың шаһиты. Президент аппараты департаменты җитәкчесе Наил Гарипов, республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев, район башлыгы Айдар Сәлахов мемориалга беренчеләрдән булып чәчәкләр салды. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 октябрьне республикада мәтам көне дип игълан итте.