Шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат. Шагыйрәнең вафаты турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипованың танышы җырлар авторы Гөлүсә Әхмәтҗанова әйтте. Бу хәбәрне Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының инстаграм аккаунты да раслый . «Гөлнур апа — талантлы шәхес иде. Аралашып тордык. Киңәшләре белән ярдәм итә иде. Урыннары җәннәттә булсын», — диде ул «Татар-информ»га. Гөлнур Әхмәдуллина-Архипованың якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова — күпсанлы җырлар, шигырьләр авторы, язучы, мөгаллимә. Тумышы белән ул Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылыннан. Аннан соң Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган. Соңгы елларда ул Буада яшәп иҗат итте.