Әлмәтлеләр «Урманны саклыйк» акциясендә 10 меңнән артык нарат үсентеләре утыртты
(Әлмәт, 10 октябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 9 октябрьдә Әлмәт урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» дигән халыкара акция узды. Шәһәр халкы 4 га мәйданда 10 меңнән артык нарат үсентесе утыртты. Бу хакта экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр итә. Бу участокта үсентеләр тагын яз көне дә утыртылачак, диелә хәбәрдә.