Татарстанда самолет һәлакәтендә вафат булучыларның төгәл саны билгеле
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә егылган самолетта 16 кеше һәлак булган һәм алты кеше исән калган.
Әлеге мәгълүматларны Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте чыгарды.
Алдарак Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлакәттә җиде кеше исән калуын хәбәр иткән иде. Соңыннан бер парашютчының туганы самолет бортында булып, коткаручыларның ялгышып аны да исән калучылар исемлегенә кертүе билгеле булды.
Рәсми рәвештә хәзерге вакытта самолет һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең саны — алты. Аларның бишесен Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр, берсен РКБга җибәрәчәкләр.