Чаллы мэры самолет һәлакәтендә һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев самолет һәлакәтендә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Фаҗига бүген иртән Минзәләдә булды.
«Якыннарыгызның һәм туганнарыгызны югалту кайгысын уртаклашабыз. Безне бу фаҗига барыбызны да бик тетрәндерде. Бу чыннан да, алыштыра алмаслык югалту, кайгыгызны уртаклашабыз. Сезгә бу хәсрәтле минутларда көч һәм түземлек телибез», — диелә хәбәрдә.
Шаһитлар әйтүенчә, самолет һәлакәткә очраган урында Чаллы табиблары эшли. Зыян күргән биш кешене Чаллыга БСМПга алып киткәннәр, дип язган иде «Татар-информ».