Коткаручылар Минзәләдә самолет һәлакәте урынында эшләрен төгәлләде
(Казан, 10 октябрь, Павел Климчак). Минзәлә һәм Чаллы гарнизоны коткаручылары Минзәләдә L-410 самолеты һәлакәткә очраган урында эшләрен төгәлләде. Соңгы мәгълүматлар буенча, бортта 20 парашютчы һәм экипажның 2 әгъзасы булган. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Минзәләдә самолет егылып төшкән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бары тик алты парашютчы гына исән калган. Коткаручылар 16 кешенең мәетен самолет салоныннан алды. Фаҗига урынында 47 кеше һәм 15 берәмлек техника эшләде. Хәзер республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында (843)288-46-53 номеры буенча кайнар элемтә телефоны эшли.