Минзәлә аэроклубы инструкторы: Кичә генә шушы самолеттан сикергән идем
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Минзәлә аэроклубы инструкторы Олег Шипоров парашютчылар утырган самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен атады.
«Минем штаттагы бурычым кешеләрне парашюттан сикерергә әзерләү. Без документлар буенча эш итәбез. Кешеләр парашюттан сикерә алмас иде, анда биеклек җитәрлек булмаган. Самолетны авария шартларында калдырып китү 500 метр. Двигательгә кош эләккән, хәзер көз, күчмә кошлар оча», — дип сөйләде инструктор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, пилотларның берсе хәрби очучы, ә икенчесе гражданлык авиациясе очучысы. Икесенең дә очышлар саны бик күп булган, икесе дә — ун елдан артык тәҗрибәсе булган очучы-инструктор.
«Очыш массасы дигән төшенчә бар. Очыш массасы бозылмаган, чөнки самолет аз санлы кеше белән генә оча. Бу яхшы самолет иде, мин үзем дә аннан сикерә идем», — дип сөйләде Олег Шипоров.