Татарстанда 17 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, алдагы ике көндә явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Дүшәмбе, 12 октябрьдә, төнлә +2.+7˚көндез +11.+16˚ градус. Сишәмбе, 13 октябрьдә, төнлә 0.+5˚, көндез +12.+17˚ градус булыр дип көтелә.