Рус-немец Швейцариясе паркында студент-активист үстергән наратлар утыртачаклар
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Укытучылар, студентлар һәм экоактивистлар Казанда Рус-немец Швейцариясе паркы территориясендә Аграр университет студенты Илнур Хөснетдинов үстергән 50 төп нарат үсентесе утыртачак. Илнур «Дөнья яшьләре» экология клубы җитәкчесе, Казан Дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында укый. Үз өендәге теплицада 200 төп гади нарат үсентесе үстергән. Студент сүзләренчә, орлыктан үсенте үстерү җиңел түгел. «Фәнни җитәкчем белән даими киңәшләшеп тордым. Дезинфекция, туры кояш нурларыннан саклау — 3 ел дәвамында даими контроль», — дип сөйләде Илнур. Шытымнарның тернәкләнеп китүе өчен теплицада бөтен шартлар да булган, алар анда кышны җиңел кичергән.