Уфаның «Нур» театры 30 еллык юбилеена «Галиябану» премьерасын әзерли
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар драма театры фирма стилен яңартып ребрендинг үткәрде. 1991 елда, илне үзгәртеп кору һәм җимерү елларында ачылган театр быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей тантанасын 4 декабрьдә үткәрү планлаштырыла. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, театр «Галиябану» музыкаль спектаклен әзерли. Мирхәйдәр Фәйзинең башкорт һәм татар театры үсешенең тулы бер гасыры бәйле легендар пьесасы театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин версиясендә куелачак. «Галиябану» спектакленең премьерасы 13-14 декабрьгә планлаштырылган. Шул ук вакытта «Ирекнең да чиге бар» психологик драмасы әзерләнә. Башкорт драматургы Наил Гаетбаев пьесасын режиссер Илдар Вәлиев куя. Премьера 15, 16, 23 октябрьдә була. «Нур» театрының түгәрәк даталары танылган татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская (1892 — 1974) юбилее белән янәшә туры килә. 2022 елда аның юбилеена театр актрисага спектакль-ода багышлаячак. «Ул - мөселман дөньясында еатрда уйный башлаган беренче хатын-кызы. Бөек кеше, бик зур шәхес», — диде театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин. Спектакль Чаллыдан Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романына язылган пьесасына нигезләнеп әзерләнә Премьера якынча 2022 елның декабренә билгеләнгән. Театрның әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Заһидуллина «Хәзерге татар драмасы» дип аталган пьесалар ачык конкурсын оештыру планнары белән уртаклашты. Эшләр якынча 2022 елның 1 февралендә кабул ителә башлаячак. Юбилей елында театр спектакльләр буенча балалар рәсемнәре конкурсы, актерлар портретлары, театр турында шигырьләр конкурсы игълан итә. Яшьләр Пушкин картасы буенча театрга килә ала. Алар өчен күп этаплы бонус программасы эшләнгән. Театрның реклама бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сираева сөйләгәнчә, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен театр буенча экскурсияләр, спектакльләр турында фикер алышулар, актерлар белән очрашулар оештырылачак. Ә 31 декабрьгә кадәр театрга җиде тапкыр килгән кешене театр директоры белән бизнес-ланч көтә, диелә хәбәрдә.