Россиядә Әтиләр көне билгеләнде
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән диелә. Указ бүгенге көннән үз көченә керә. Быелның июлендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен бәйрәм итәргә тәкъдим итте. Шул ук вакытта ведомство норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында иҗтимагый фикер алышу өчен Россия Президентының указы проектын тәкъдим итте.