Роспотребнадзор: Күмәк чараларга өстәмә ковид-чикләүләр кертелмәде
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә күмәк чараларга өстәмә ковид-чикләүләр кертелмәде, дип хәбәр итә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор). «Хәзер күмәк чаралар үткәрү мөмкинлеге турындагы карарны төбәк башлыклары төбәкнең баш санитар табиблары белән бергә хәл итә. Ул эпидемиологик вәзгыятьне характерлаучы билгеле күрсәткечләрдән чыгып хәл ителә», диелгән ведомство сайтында. Бу тәртип Россиянең баш санитар табибы 2021 елның 7 июлендә имзаланган карар белән билгеләнә, дип искәртелә. Моңа кадәр Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Хөкүмәт каршындагы Коронавируска каршы көрәш координацион советы президиумы утырышында, ковид вәзгыяте начарлану сәбәпле, илдә күмәк чаралар уздырылмавы турында хәбәр иткән иде.