Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы көтелә
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышын төньяктан килгән көчле антициклон билгели. Төнлә температура нульдән түбән була. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, атмосфера басымы сизелерлек арта. Иртәгә төнлә һава температурасы -2..-7 градус була. Көндез кояш булу сәбәпле, һава температурасы + 11 градуска кадәр күтәрелә. Явым-төшем көтелми. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе антициклонның үзәк өлеше йогынтысында республикада коры һава торышы була. Төнлә һава температурасы +1..-4 градус, ә көндез +8..+14 градус тәшкил итә. Синоптикларның якынча фаразлары буенча, республикада явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +2..+3 градус, ә көндез һава температурасы +9..+14 градус булуы көтелә.