Санкт-Петербургта диннәр арасында диалогка багышланган дөньякүләм конференция була
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елның маенда Санкт-Петербургта дәүләт, парламентарийлар һәм дөньяның алдынгы диннәре вәкилләре катнашында Мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы диалогка багышланган дөньякүләм конференция була.
Чарада якынча 5 000 кунак, бөтен дөньядагы дини оешмаларның 250 лидеры катнашуы көтелә, дип хәбәр итте Россия мөселманнары Дини җыены. Россия мөселманнары Дини җыены ярдәмендә киләсе елда шулай ук Санкт-Петербургта әлеге конференцияне уздыру кысаларында төрле чаралар планлаштырылган.
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка барды. Биредә диннәр арасындагы диалогка багышланган бөтендөнья конференциясе турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә
Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Россия мөселманнары Дини җыены башлыгының беренче урынбасары, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие Равил хәзрәт Панчеев белән бергә Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә җомга намазын укыган.
Аннары ике башкала мөфтие хезмәттәшлек һәм өммәтне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышкан, якын киләчәктә берничә зур чара уздыру турында сөйләшкән.