Биектау районындагы Карадениз исемендәге мәчетне 2022 елның маенда ачу планлаштырыла
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Рубин» футбол клубының элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты. Танылган спортчы Казанга бер атнага Истанбулдан килде һәм сәфәрен нәзарәттән башлады. Биектау районы Калинино авылында Карадениз исемендәге мәчетне 2022 елның маенда ачу планлаштырыла. Ул Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы юбилее алдыннан мөселман кардәшләребез өчен бик зур бүләк булачак. Карадениз мөфтинең шәхсән спорттагы осталыклары, күркәм нәтиҗәләре белән кызыксынды, аеруча Эльбруска Татарстаннан республика мөфтие җитәкчелегендә ясалган экспедиция хакында сөйләвен үтенде. Камил хәзрәт бик теләп аны сәфәргә әзерлек, авырлыклар, төрле сынауларны үтеп, Халыкара альпинизм көнне (8 августта) Эльбруска менүен сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш, элекке футболчы Нәзарәтнең яшьләр сәясәтен һәм мөселманнарны спорт юнәлешендә тәрбияләү өлкәсендәге эшчәнлеген белән кызыксынды. Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөфтиятенең Коръән бастыру һәм хафизлар әзерләү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстанга сәфәре барышында Гёкдениз Карадениз Биектау районы Калинино авылында төзелгән мәчетнең торышын һәм аны рәсми рәвештә ачуга әзерлекне караячак.