Актаныш башлыгы Укытучылар көненә багышланган тантанада Рәхмәт хатлары тапшырды
(Актаныш, 4 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары », Ләйсә Газизова). Бүген, 4 октябрьдән Россиядә Укытучылар ункөнлеге башланып китте. Иртәгә районның иң алдынгы 6 мөгаллиме республикакүләм Укытучыларны хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бүген район педагогларын район җитәкчелеге котлады. Районкүләм укытучылар бәйрәме бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узды. Мәдәният йортының фойесына килеп керүчеләрне укытучылар көне уңаеннан ясалган рәсемнәр каршы алды. Иҗат эшләре педагогларның һөнәри бәйрәменә багышлап район мәктәпләрендә укучылар тарафыннан махсус ясалган. Бәйрәм тантанасын да укучылар башлап җибәрде. Укытучыларына хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган җырлы бүләкне алкышларга күмде остазлар. Бүгенге көн укучысының тормышын чагылдырган мини-спектакльдә мәктәп баласының өйдәге халәте, нинди мохитта яшәве, шулай ук белем һәм тәрбия бирүнең җаваплы, катлаулы вакыйга булуы белән бергә кызыклы, мавыктыргыч яклары күрсәтелде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларны район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлап, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 2020-2021 уку елы район укытучылары өчен икеләтә сынау вакыты булды. Гадәти уку-укыту процессына республикакүләм педагогларның конференциясен уздыру, лаеклы оештыру да килеп кушылды. Әлеге җаваплы чарада катнашкан, тырыш хезмәт куйган мәгариф оешмалары җитәкчеләренә, укытучыларга Энгель Фәттахов Рәхмәт хатлары, чәчәк гөлләмәләре тапшырды. Шулай ук Россия Федерациясенең Мәгариф, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыклары, район хакимиятенең олы бүләкләренә ия булган мөгаллимнәрен хөрмәтләде.