Сораштыру: Һәр икенче ата-ана мәктәптә балаларның кәрәзле телефоннарын тыюга каршы
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Укытучылар мәктәпкә кәрәзле телефоннар алып килүне тыю яклы, әмма күпчелек ата-ана моңа каршы. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый.
Мәсәлән, ун ата-ананың өчесе мәктәпкә кәрәзле телефон алып килмәүне хуплый. Алар билгеләп үткәнчә, дәрес вакытында гаджетны укытучыга тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта респондентларның 53 проценты кәрәзле телефоннарны тыю белән килешми: алар укучы һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш дип саный.
Һәр икенче укытучы мәктәптә телефоннарны тыюны хуплый. Аргумент буларак алар балалар күбрәк үзара кара-каршы аралаша алачагын, күз күреме саклануын һәм игътибарның күбрәк укуга юнәләчәген әйтә.
Сораштыру узган укытучыларның 38 проценты, укучыларның кәрәзле телефоны булырга тиеш дип саный. Алар фикеренчә, дәресләрдә телефоннан файдалануны бары чикләргә кирәк. «Укучылар ата-аналары белән элемтәгә керү һәм тәнәфесләрдә телефоннан файдалану мөмкинлегенә ия булырга тиеш», — ди укытучылар.
Шул ук вакытта 2019 елгы сораштыру белән чагыштырганда мәктәптә укучыларның кәрәзле телефоннарын тыю идеясен хуплаган укытучылар саны кимегән. Мондый тенденция ата-аналар арасында да күзәтелә.