Айдар Метшин Татарстан алдындагы казанышлары өчен Президент ордены белән бүләкләнде
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Айдар Метшин ТР Президенты указы белән Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден белән бүләкләнде. Республиканың югары дәрәҗәдәге бүләге Казан Кремлендә тантаналы шартларда тапшырылачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районындагы депутатлар сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте. Алексей Песошин сүзләренчә, район башлыгы, мэр алмашу — муниципаль берәмлек өчен бик мөһим вакыйга. «Без барыбыз да территориянең уңышлы үсешендә җитәкченең роле мөһим булуын яхшы беләбез», — диде ул. Айдар Метшин Түбән Кама районы белән 15 ел дәвамында җитәкчелек итте. «Бу вакыт эчендә шәһәрдә һәм районда түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән киңкүләмле мәсьәләләр хәл ителде, авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләренә алдынгы тәҗрибәләр кертелде, муниципалитетның уңышлы үсешенә юнәлдерелгән инновацион проектлар гамәлгә ашырылды», — диде Песошин.