Казанда «Ривьера» күңел ачу комплексында янгын чыккан
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Казанның Сибгат Хәким урамында «Ривьера» күңел ачу комплексында янгын урыныннан беренче фото һәм видеолар чыкты. Кадрларда комплекс түбәсеннән куе кара төтен күтәрелгәне күренә.
«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Ривьера» күңел ачу комплексы янында төтен чыгуы турында 16.15 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бинадан 10 кеше (эшчеләр) үзләре чыккан.
Янгын 10 кв. метрга зыян китергән. Бинаның Казансу ягыннан түбәсе яна. Искәртик, бүген күңел ачу комплексын сүтә башладылар.