Санкт-Петербургта «Истәлекләр хәзинәсе» кичәсе Җәләлетдин Румига багышланган
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Мастер класс» Халыкара мәдәнияткә ярдәм күрсәтү фондында мәшһүр фарсы суфи шагыйре Җәләлетдин Румига багышланган «Истәлекләр хәзинәсе» дип аталган шигърият кичәсе узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иҗади очрашуның беренче өлешендә - Җәләлетдин Руминың шигырьләре, икенчесендә җанлы музыка яңгыраган. Кичә кысаларында Елена Рубанның график эшләр циклы тәкъдим ителгән.
Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашкан.
Җәләлетдин Руми – XIII гасырда Кече Азия территориясендә яшәгән мәшһүр суфи шагыйрь. Замандашлары аны, үзләренең рухи остазлары дип санап, Мәүләнә («Безнең әфәнде») дип атап йөрткән. Бүген, моннан 700 ел элеккеге кебек үк, Руминың шигърияте яши һәм ул һаман да актуаль. Кешеләр, «Хакыйкать иленә озата баручыдан» мәңгелек сорауларга җавап эзләп, әледән-әле аның әсәрләренә мөрәҗәгать итә, диелә бу хәбәрдә.