Татарстанда 11 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши
2024 елның 16 апреленә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 11 157 мең Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
Алар арасында һәлак булган ветераннар һәм инвалидларның 4 116 тол хатыны, шулай ук тол хатын категориясенә ия гражданнарны да кертеп 9 390 тыл хезмәтчәне, немец концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары (97 кеше) һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 84 ветеран бар.
Татарстанда шулай ук гамәлдәге армия составына кермәгән 41 ветеран, Бөек Ватан сугышында катнашкан 115 кеше һәм 42 сугыш инвалиды теркәлгән.
Барлык ветераннар да, пенсия белән тәэмин итү, социаль ярдәм, техник тернәкләндерү чаралары һәм ташламаларны да кертеп, дәүләттән ярдәм ала.