Уфада дәүләт эшлеклеләренә мемориаль такта куйдылар
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Республика көне алдыннан Милли музей бинасы фасадында күренекле башкорт дәүләт эшлеклеләре Хафиз Кушаев һәм Муллаян Халиковка мемориаль такталар куелды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Башкортстан Республикасының хәзерге Милли музее бинасында Уфадагы БАССР хөкүмәтенең беренче резиденциясе урнашкан, анда Башкортстан үзәк башкарма комитеты рәисе Хафиз Кушаев һәм БАССР Халык комитеты советы рәисе Муллаян Халиков эшләгән. Алар Башкортстан дәүләтчелеген торгызуда катнашкан. Читать дальше...