Главные новости Кызыла
Кызыл
Ноябрь
2020

Татарстан җитәкчелеге Борис Кузнецов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

0
Татарстан җитәкчелеге Борис Кузнецов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2020 елның 11 ноябрендә Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кириллович 94 яшендә вафат булды.«Борис Кириллович язмышында бөтен ил, илнең батыр җиңүчеләр буыны тормышы чагыла. Аның тормышы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәтне, ныклык һәм үз-үзен корбан итүгә әзерлекне, тиңдәшсез батырлык һәм кыюлыкны гәүдәләндерә», диелә ТР Президенты Аппараты кайгынамәсендә. Борис Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Татарстан АССРның Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. Ул бик иртә әти-әнисез кала, әби тәрбиясендә яши. 6 сыйныфны һәм Казан һөнәр училищесын тәмамлый. 1942 елның ноябреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә, сержантларның айлык курсларын тәмамлый. 1943 елның маеннан ул Волхов, Дала һәм 2нче Украина фронтларында сугыша. Ленинград, Курск янында сугышларда, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Германия территориясендә барган сугышларда була, Берлинны штурмлауда катнаша. Ул өч тапкыр яралана һәм контузия ала, әмма яңадан фронтка кайта. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм батырлык күрсәткәне өчен  сержант Кузнецов Борис Кирилловичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Борис Кириллович 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнаша. Борис Кузнецов республиканың нефть объектларын һәм күп кенә предприятиеләрен төзүдә актив катнашты, завод директоры булып эшләде. Ветераннар оешмаларын булдыруга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Соңгы көннәргә кадәр ул яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Ватаныбызның героик сәхифәләрен хәтердә саклау буенча зур эш алып барды. Борис Кузнецов югары бүләкләргә лаек булды. Алар арасында 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, «Алтын Йолдыз» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Дуслык» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре бар. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Борис Кириллович һәрвакыт гаҗәеп энергияле һәм оптимист, югары профессиональ, зирәк һәм патриот булды. Борис Кириллович Кузнецов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, диелгән Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, Ш.Х.Гафаров, Ю.З.Камалтынов, А.В.Хохорин, Э.А.Зарипова, И.Р.Метшин, К.Д.Кулаков, С.Н.Погодин, Г.Г.Хәйруллин, И.И.Мостюков, А.Г.Юлашев, Х.Г.Иштирәков имзалаган кайгынамәдә.






Загрузка...


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Тува

Владислав Ховалыг возглавил делегацию Тувы на церемонии инаугурации Владимира Путина


Спорт в Туве
Тува

Букмекеры объявили котировки на матч КПЛ «Туран» — «Жетысу»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Джоковичу разбили голову бутылкой после матча. Видео


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Туве
Тува

Больше 200 кг мусора собрали в Кызыле в рамках «Марафона рек и парков»





Путин в Туве
Тува

Владислав Ховалыг возглавил делегацию Тувы на церемонии инаугурации Владимира Путина


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Святая миссия русского солдата


Навальный в Туве


Здоровье в Туве


Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России






Загрузка...

Загрузка...



Пётр Чайковский

Театр оперы и балета Удмуртии объявил о сборе средств на памятник Петру Чайковскому



Кызыл

Акылбек Жапаров навестил ветерана ВОВ Аспека Джумашева

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net