Татарстанда автомобиль юл кырыена төшеп агачка бәрелгән, йөртүче — хастаханәдә
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылына керү юлында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, автомобиль юлдан чыгып китеп, зур тизлектә агачка бәрелгән. Бәрелүдән соң автомобиль каты яньчелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүчесен якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.