Татарстанда заманча яңа сугару системасы эшли башлады
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). 1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кыр форматында оештырган «АГРОВОЛГА-2021» күргәзмәсендә Татарстан мелиораторлары яңа заманча сугару системасын тәкъдим итәчәк. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектны гамәлгә ашыру көзге-кышкы чорда узды һәм бу атнада уңышлы файдалануга тапшырылды. Система климатик хәвеф-хәтәрләрне киметергә мөмкинлек бирә. Проект мелиорацияне үстерү буенча республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ белгечләре сулыклар һәм ирригация системасын төзү проектын эшләгән. Аңа ясалма сулык, суга ике скважина, энергия белән тәэмин итү системасы, су астында заманча насос станциясе, төрле типтагы су сиптерү машиналары керә. Шул исәптән төрле модификациядәге барабанлы-кәтүкле типтан алып әйләнмәле киң колачлы «Казанка» су сиптерү җайланмасы да бар. Анда су сиптерүне оештырырга мөмкинлек бирә торган торбаүткәргеч челтәрен төзү каралган. Ясалма сугару булу авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләренең аерым элементлары өстенлекләрен һәм сортларның максималь генетик потенциалын күрсәтергә, аларның вегетация чорында табигый дымлылыкка һәм башка табигать-климат шартларына бәйлелеген киметергә ярдәм итә. Татарстан — хәвеф-хәтәр яный торган игенчелек төбәге, соңгы вакытта коры еллар ешрак кабатлана һәм яңгырлы еллар сирәгрәк була. Бу шартларда аграр җитештерүгә комплекслы мелиорация ярдәмгә килә. Сугару чаралары уңышны тулысынча яисә шактый өлешен компенсацияләргә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.