Казанга арктик салкыннарга алмашка көньяктан җылы киләчәк
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда тәүлеклек температура нормадан ике тапкыр түбәнрәк, әмма инде иртәгә үк көньяк циклоны ярдәмендә шәһәрдә җылытачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Бүгенге көндә Казанда тәүлеклек температура нормадан ике тапкыр кимрәк, норма -13 градус. Иртәгә көндез шактый җылытачак. Җылылык өч көн дәвам итә, ә аннан соң тагын температура түбәнәя. Крещение салкыннары булачак, әмма алар хәзерге кебек каты булмаячак», - диде ул.
Хәзер Татарстанда һава торышы антициклонның көнбатыш перифериясе белән билгеләнә, шуңа күрә Казанда һава температурасы бик түбән һәм атмосфера басымы шактый югары. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, 14 гыйнварда көндез шәһәрдә -11 градус булачак һәм көчле кар явуы көтелә. Ә 15 һәм 16 гыйнварда һава температурасы - 9 градустан түбәнрәк була.