«Түбән Кама Шина»ның элеккеге генераль директоры Дәүләт Думасында депутат булды
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты итеп «Түбән Кама Шина»ның элеккеге генераль директоры Радик Ильясовны теркәде. Бу хакта мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында чыкты.
«Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ильясов Радик Сабитовичны теркәргә», диелә хәбәрдә.
Ирек Зиннуров Россия Дәүләт Думасыннан киткәннән соң, Радик Ильясов мандат алды. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә Ирек Зиннуров Бәйсез Дәүләтләр Берлеге эшләре буенча федераль агентлыкта (Россотрудничество) эшләү өчен үз вазифасыннан китте.
Дәүләт Думасы депутаты мандаты — Радик Ильясовның сәяси карьерасында беренчесе генә түгел, элегрәк ул 2011 елдан 2016 елга кадәр алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы составына кергән иде. Ул 2011 елга кадәр «Түбән Кама Шина» ААҖ генераль директоры булып эшләгән.