Артур Исламов җырлау осталыгы буенча бушлай онлайн-дәресләр үткәрә
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов җырлау осталыгы буенча бушлай онлайн-дәресләр үткәрә. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә. Соңгы постта Артур Исламов Инстаграм язылучыларына микрофонны тоту нечкәлекләре турында сөйләде. Хатын-кызлар һәм ир-атларга нинди микрофоннар кирәклеген аңлатты. Шулай ук җырчы видеоларда югары ноталарны алу һәм җырлау манерасы серләренә төшендерә. Дәресләрне @vokalinstam һәм @arturislamov_official Инстаграм аккаунтларында карап була.