Әлмәт җитәкчелеге төзекләндерелә торган ишегалларын карады
(Әлмәт, 25 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Район башлыгы Тимур Нагуманов «Безнең ишегалды» программасына кергән ишегалларында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Республика программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерү — юлларга, булган тротуарларга асфальт җәю, яңаларын булдыру, тышкы яктырткычларны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотыла.
Ишегалларын карап йөрүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, «Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» МБУ директоры Айнур Исхаков, «ГУАД» МУП директоры Рәшит Хаҗипов, «торак сәясәте һәм ТКХ департаменты» МАУ директоры Җәүдәт Сөләйманов, шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.
Ишегалды территорияләрен карау барышында күчмә киңәшмәдә катнашучылар алда торган эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.
Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 ел дәвамында тормышка ашырылачак.