Башкортстанда Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның Борай район үзәгендәге берәр урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме бирелергә мөмкин. Бу хакта Казанда Ш.Мәрҗани мәчетендә җырчының кырыгына багышланган Коръән мәҗлесе алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчы Илһам Шәриф әйтте. «Борайда район үзәгендә урам исеме бирергә дип җирләгәндә үк сөйләштем. Шулай ук, райондагы берәр мәдәният йортына аның исемен бирергә исәплибез. Әле бу хакта сөйләшмәдек», — диде. Ул шулай ук киләсе елның маенда каберенә һәйкәл рәвешендә таш куйдыру нияте булганын да әйтте. «Кадим Назыйрович (Нуруллин — Т.И. искәрмәсе) белән сөйләштек, туган көненә киләсе елда һәйкәл кебек эшләтеп, таш куйдырырга планлаштырган идек», — дип сөйләде Илһам Шәриф. Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин бу хакта Коръән ашында ясаган чыгышында да әйтте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинның да бу уңайдан фикерен сорашты. Дин әһеле, мөселманнарга бу эш килешми, дип җавап бирде.