Татарстанда суык һәм яңгырлы һава торышы көтелә
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 октябрьдә, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +3тән алып -2 градуска кадәр була. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.