Covid-19 сәбәпле, Казан консерваториясе 75 еллык юбилеена багышланган чараны күчерде
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Covid-19 сәбәпле, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чараны күчерергә мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына консерватория ректорының концерт-иҗат эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләре буенча урынбасары Елена Хәкимова хәбәр итте.
«Концерт белән тантаналы кичәне 2021 елның көзенә күчерү турында карар кабул ителде. Бер елдан соң барлык теләүчеләр уку йортын шәхсән котлый алачак дип өметләнәләр. Юбилейга әзерләнгән чаралар көз дистанцион тәкъдим ителәчәк», — диде Елена Хәкимова.
Казан консерваториясе быел үзенең юбилеена багышланган чаралар уздырды. Алар арасында югары уку йорты ректоры Рубин Абдуллинның 70 еллыгына багышлап «Рубин йолдызлары» дигән музыка фестивале дә бар иде. Кызганычка, консерваториянең танылган чыгарылыш укучылары катнашындагы төп тантаналы кич булмады.