Кайбыч районы хастаханәсендә Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлыча госпиталь ачыла
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен Кайбыч районы үзәк хастаханәсендә вакытлыча госпиталь ачу планлаштырыла. Бу хакта Instagram аккаунтында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбәр итте. «COVID-19 йоктырган авыруларга медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү өчен якын көннәрдә «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпиталь эшли башлаячак», — дип хәбәр иткән ул язылучыларына.