Муса Җәлилнең кызы: Әти кайгыртсыннар дип, кайчак авырып алырга ярата иде
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Резеда Сәлаховага биргән интервьюда әтисе турында хатирәләре белән уртаклашкан. «Әти кайгыртсыннар дип, кайчак „авыртып“ алырга ярата иде», — дип сөйләгән. «Әни сөйләвенчә, әти физик яктан көчле һәм сәламәт кеше булган. Иртән ул гантельлар белән шөгыльләнә, чаңгыда шуарга ярата иде. Кайчак авыртырга ярата иде, аның кайгыртучанлыкны тоясы килгән. Әни аны гел кайгыртып яшәде. Әти градусник белән горшокта утыруын күрсәтеп, шаяру хисе белән газета да ясаган иде, юморист иде ул», — ди Чулпан Җәлилова. Ул «Моабит дәфтәре»ндә дә Муса Җәлилнең юмор хисе белән язылган шигырьләре булуын искәртте. Чулпан Җәлилова әти һәм әнисенең холыклары төрле булуын әйтте. «Ниндидер бер хатта „мин табигать, кошларны, дусларны да яратам, мин романтик“ дип язган, ә әни бераз рациональ кеше, реалист иде. Алар бик төрле һәм бер-берсен тулыландырып яши иделәр», — диде. Шагыйрьнең кызы, әтисе сугышка киткәч, аны бик сагынуын ассызыклады. «Ата белән бала арасында шулкадәр тыгыз элемтә сирәк була. Әни кыю булса да, әтине алмаштыру мөмкин түгел иде», — диде. Аның сүзләренчә, Муса Җәлил сугыштан бүтән кайтмаячагын сизенгән. «Әти, күрәсең, соңгы тапкыр күрүен аңлагандыр. Көндәлегендә дә, әнигә дә кире кайтмаячагына күңеле сизенгәнен әйтеп язган. Ләкин мин барыбер үлгәч тә, тормыш булачагына, халык хәтерендәге тормыш булуына ышанам дигән», — дип сөйләгән Чулпан Җәлилова.